Биографиясе

1920 елның 1 гыйнвары, Казан губернасы, Лаеш өязе Көек авылы — 2003 елның 3 ноябре, Казан.

Казан педагогия институтын тәмамлый (1955).

1938–1939 елларда Көек урта мәктәбе (Лаеш районы) укытучысы.

1946–1948 елларда Казанда ВЛКСМның Ленин райкомы секретаре, 1948–1950 елларда 1 нче секретаре.

1950–1952 елларда ВЛКСМның Казан шәһәр комитеты секретаре, 1952–1954 елларда 1 нче секретаре.

1954–1957 елларда КПССның Ленин райкомы секретаре, 1957–1962 елларда хезмәт ияләре депутатларының Ленин район советы башкарма комитеты рәисе.

1962–1966 елларда ТАССР Министрлар Советы каршындагы Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү идарәсе башлыгы.

1966–1984 елларда ТАССР халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү министры.

Фадеев вакытында Татарстан район һәм шәһәрләрендә 13 зур махсуслаштырылган ҖБ, көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатлары; колхозларда һәм посёлок урман сәнәгате хуҗалыкларында авыл көнкүреш хезмәте күрсәтү йортлары ачыла.

1967–1985 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Ленин ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, өч Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Автор — Е.Б.Долгов