Биографиясе

1922 елның 27 мае, Арча кантоны (хәзерге Арча районы) Арча шәһәре — 1943 елның 19 июле, Украина ССР Донецк өлкәсе Снежнян районы Герасимово хуторы, Украина ССР Донецк өлкәсе Шахтер районы Степановка авылында җирләнә.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң (1937) Арчада, аннары Харьков трактор заводында эшли.

1940 елдан Кызыл Армия сафларында.

Хәрби пехота училищесен (1941) тәмамлый.

1942 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 2 нче гвардия армиясенең 3 нче гвардия укчы дивизиясе 13 нче гвардия укчы полкының танкка каршы көрәшү ротасы командиры. Донецк, Сталинград һәм Көньяк фронтлары гаскәрләре составында Сталинград (1942–1943 еллар) сугышында, Украинаны азат итү сугышларында катнаша.

1943 елның 19 августында Степановка авылы янындагы сугышта батырлык күрсәтә. В.Ф.Ежков җитәкчелегендәге рота дошманның 12 танкын юк итә, 3 контрһөҗүмне кире кайтара.

Шул сугышта һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Арча шәһәренең «Дан» мемориаль комплексы территориясендә Герой бюсты урнаштырыла, шунда ук ул укыган 1 нче мәктәпкә һәм урамга аның исеме бирелә.

Әдәбият

Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. Казань, 1963;

Молчанов Б.Л. Ромашки на пьедестале. М., 1977;

Герои Советского Союза — наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1;

Шёл парнишке в ту пору... Киев, 1985;

Батырлар китабы — Книга Героев. Казань, 2000;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2018. Т. 1. С. 419, 422;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 58.

Авторлар — В.А.Шагалов, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина