- РУС
- ТАТ
1917 елның октябрь-ноябрендә Казанда Октябрь кораллы баш күтәрелеше җитәкчеләренең берсе
1892 елның 20 гыйнвары, Воронеж губернасы, Новохопёрск өязе Дмитриевка авылы – 1928 елның 5 гыйнвары, Мәскәү.
Саратов коммерция училищесен тәмамлаганнан соң, 1914 елда Мәскәү коммерция институтына укырга керә. 1916 елда Россия армиясенә алына, Мәскәүдә пехота прапорщиклары әзерләүче 2 нче мәктәпне тәмамлый, Петроград гарнизонының 1 нче запас пулемёт полкына җибәрелә. 1917 елның июлендә полк таратылгач, Казанга 2 нче запас артиллерия бригадасына җибәрелә. 1917 елның сентябренә кадәр сул эсерлар партиясе тарафдары була, сентябрьдән РСДРП(б) әгъзасы. Сентябрь ахырыннан РСДРП(б)ның Казан комитеты каршындагы хәрби оешманы җитәкли. 24-26 октябрьдә Казанда Кораллы баш күтәрү революция штабы рәисе. 26 октябрьдә Казан хәрби округы гаскәрләре командующие итеп билгеләнә. Казан хәрби округының 2 нче съезды тарафыннан 1917 елның ноябрендә атаман А.И.Дутов фетнәсен бастыру өчен Омск шәһәренә җибәрелә. 1918 елда Советларның Себер ҮБК әгъзасы, Себер гадәттән тыш комиссия коллегиясе, Байкал аръягы хәрби-революцион штабы әгъзасы.
1918 елның ахырыннан Ерак Көнчыгышта партизаннар хәрәкәтендә катнаша, 1919 елда Благовещенск шәһәрендә кораллы баш күтәрүне әзерләгән җитәкчеләрнең берсе, 1920–1921 елларда партизаннар полкы командиры. Соңрак Мәскәүдә һәм Петроградта хуҗалык эшендә. 1923 елдан ОГПУ органнарында.
Ханин Л. Ершов Николай Евгеньевич // Борцы за счастье народное. Казань, 1967;
Ионенко С.И. Николай Ершов. Казань, 1987.
Автор – С.И.Ионенко
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.