- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (1945 елның 31 мае), сержант (1945 ел)
1914 елның 15 июне, хәзерге Пенза өлкәсенең Неверкин районы Октябрьск авылы – 1982 елның 10 декабре, Баку.
1939–1941 елларда Бакуда заводта слесарь булып эшли. 1941 елның июленнән Кызыл Армиядә.
1941 елның октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 694 нче укчы полк автоматчысы (33 нче армиянең 383 нче укчы дивизиясе). Көнбатыш, 2 нче, 3 нче һәм 1 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Мәскәү сугышында (1941–1942 еллар), Ржев-Вязьма, Смоленск (1943 ел) һөҗүм операцияләрендә, Белоруссия һәм Польшаны азат итү сугышларында, Берлин операциясендә (1945 ел) катнаша.
1945 елның 24 апрелендә Шпрее елгасын кичеп, Радинкендорф (Германия) торак пункты тирәсендә барган сугышта батырлык күрсәтә: бер төркем сугышчылар белән дошманның ут ноктасын бастыра һәм, төп көчләр килгәнче, яуланган плацдармны кулда тота.
Сугыштан соң Баку шәһәрендә эшли.
Ленин ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Батырлар китабы – Книга Героев. Казан, 2000;
Золотые Звёзды Азербайджана. Баку, 1975; Герои и подвиги. Саратов, 1976. Кн. 3.
Автор – В.А.Шагалов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.