Биографиясе

1910 елның 10 сентябре, Сембер губернасы, Буа районы Чуаш Янтуганы авылы – 1998 елның 16 марты, Буа шәһәре.

Казан бакчачылык техникумын тәмамлый (1931 ел). 1932 елдан Буа МТСында агроном, өлкән агроном, 1942 елдан директор. 1958–1961 елларда Буа район башкарма ком-тының авыл хуҗалыгы буенча инспекция башлыгы, 1961–1972 елларда Буа районының «Сельхозтехника» берләшмәсе управляющие.

А.Е.Ефремов җитәкчелегендә хезмәтне оештыруда алдынгы формалар һәм алымнар кертелә, МТСның һәм «Сельхозтехника» берләшмәсенең матди-техник базасы ныгытыла, Буа МТСы республикада алдынгылар рәтенә чыга. А.Е.Ефремов районда бөртекле ашлык һәм авыл хуҗалыгының башка продуктларын җитештерүгә зур өлеш кертә.

1951–1955 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

Бүләкләре

Ленин ордены, ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Алексеевский А. Борец за высокую культуру земледелия // Герои Социалистического Труда Татарии: Док. очерки. Казань, 1948. Кн. 1.