- РУС
- ТАТ
Дәүләт һәм партия эшлеклесе, дәүләт куркынычсызлыгы системасын оештыручыларның берсе
1877 елның 30 августы (11 сентябре), Вильна губернасы Ошмян өязе Дзержиново утары, хәзер Белоруссиянең Минск өлкәсе – 1926 елның 20 июле, Мәскәү.
Поляк дворяннарыннан. Вильна гимназиясендә укый, революцион эшчәнлеге өчен куып чыгарыла.
1895 елдан РСДРП әгъзасы. 1900 елда Польша һәм Литва Корольлеге Социал-демократиясенә нигез салучыларның берсе була. Берничә тапкыр кулга алына һәм сөргенгә җибәрелә, ике тапкыр себер сөргененнән кача, төрмәләрдә 11 ел утыра. 1905–1907 елларда Варшавадагы Революциядә катнаша.
1906 елда РСДРП Үзәк комитеты әгъзасы итеп сайлана.
1917 елгы Февраль Революциясеннән соң – Мәскәү большевиклар комитеты әгъзасы, 1917 елның августыннан – РСДРП(б) Үзәк комитеты әгъзасы. Октябрь Кораллы восстаниесендә актив катнаша, Петроград хәрби-революцион комитеты әгъзасы.
1917 елдан – контрреволюция һәм саботажга каршы көрәш буенча Бөтенроссия гадәттән тыш комиссиясе (ВЧК, 1922 елдан – ГПУ, 1923 елдан –ОГПУ) рәисе, Гражданнар сугышы елларында "кызыл террор"ны оештыручыларның берсе. Бер үк вакытта, 1919–1923 елларда – РСФСР Эчке эшләр халык комиссары, 1921 елдан – аралашу юллары халык комиссары, Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты каршындагы балалар тормышын яхшырту комиссиясе рәисе,1924 елдан – СССР Халык хуҗалыгы югары советы рәисе. Үзәк комитет Политбюросы әгъзалыгына кандидат (1924 елдан).
ВКП(б) Үзәк комитеты пленумында чыгыш ясаганнан соң йөрәк өянәгеннән вафат була. Мәскәүнең Кызыл мәйданында Кремль дивары янында җирләнә.
Казанда бер урам аның исеме белән атала.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.