- РУС
- ТАТ
(Алиев Мәхмүт Габделвахит улы), сәясәт эшлеклесе
1889 елның 1 мае, Казан – июль, 1920 ел, Башкортстан АССРның Баймак шәһәре.
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый.
1905 елда «әл-Ислах» хәрәкәтенә кушыла, «әл-Ислах» газетасын чыгаруда (1907–1909 еллар), татар революционеры Х.Ямашевның әдәби түгәрәгендә катнаша. 1907 елдан РСДРП әгъзасы. 1912–1914 елларда Бохара шәһәрендә Гелкинның тире эшкәртү предприятиесендә эшли. 1 нче Бөтендөнья сугышы вакытында Төньяк фронтка алына. 1917 елгы Февраль революциясеннән соң Мөселманнар социал комитеты рәисе, Төньяк фронтның Мөселманнар хәрби комитеты, 5 нче армиянең фронт комитеты әгъзасы.
«Сугыш сафы» газетасы чыгара, «Чулпан» газетасы белән хезмәттәшлек итә.
1918 елдан Казанда: Россия мөселманнары КП ҮК әгъзасы (1918 елның июнь-ноябре); шәһәрне Чех-словак корпусы һәм КОМУЧ Халык армиясе частьләреннән саклауда катнаша. Арча шәһәре совет хәрби комендатурасында эшли. Шәрекъ халыклары коммунистик оешмаларының 1 нче Бөтенроссия корылтаенда РКП(б) ҮК каршындагы Шәрекъ халыкара коммунистик оешмалары Үзәк бюросы әгъзалыгына кандидат итеп сайлана (1918 елның ноябре). 1918–1919 елларда РКП(б)ның Казан губерна комитеты каршындагы мөселман секциясе бюросы рәисе, Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатларның Казан губерна советы президиумы әгъзасы. 1919 елның җәеннән Эстәрлетамакта, Башкортстан ХХСнда бүлек мөдире.
Анархистлар тарафыннан атып үтерелә.
Борцы за народное счастье. Казань, 1983. Кн. 2.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.