Биографиясе

1885 ел, Витебск шәһәре – 1971 ел, Мәскәү.

1905 елда РСДРПның Витебск шәһәр комитеты каршындагы сугышчан дружинаны җитәкли. 1907 елда революцион эшчәнлеге өчен кулга алына һәм Архангельск губернасына сөрелә. 1908 елда сөрген урыныннан Норвегиягә кача, Норвегия социал-демократик партиясенә керә. 1909 елдан АКШта, Чикаго шәһәрендә төрле эшләрдә эшли. 1913 елдан «Дөньяның индустриаль эшчеләре» профсоюз хәрәкәте әгъзасы.

1917 елда Россиягә кайта. Октябрь революциясендә катнаша (Петроград).

1918–1920 елларда Вятка губернасы Алабуга өязе азык-төлек комиссары (бүленеп, 1919 елдан Воронеж губернасы Азык-төлек комитеты коллегиясе әгъзасы). 1921–1923 елларда ТАССР азык-төлек халык комиссары урынбасары, халык комиссары, 1925–1927 елларда ХКС рәисе. 1927 елдан Тулада, Мәскәүдә хуҗалык эшендә.

Бүләкләре

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият

Борцы за народное счастье. Казань, 1983. Кн. 2.