Биографиясе

1927 елның 29 августы, Керчь шәһәре – 1942 елның 4 гыйнвары, шунда ук.

Диңгезче гаиләсендә туа. Керчь мәктәбендә укый, авиамоделизм белән шөгыльләнә.

Бөек Ватан сугышы башында Иске Карантин (Камыш-Бурун) бистәсендәге таш чыгару урыннарында хәрәкәт иткән И.В.Сталин исемендәге партизаннар отрядына керүгә ирешә. Берничә тапкыр разведкага барып, дошман гаскәрләренең кайда урнашуы һәм саны турында әһәмиятле мәгълүматлар алып кайта. 1941 елның декабрендә разведкаларның берсендә немецларның таш чыгару урыннарын суга батырырга планлаштырганын белә һәм үз гомерен куркыныч астына куеп, отрядны кисәтә. Партизаннар буалар төзергә өлгерәләр, бу аларны һәлакәттән коткара.

Керчь шәһәрен азат иткәннән соң, Керчь-Феодосия десант операциясе барышында (1941 елның декабре – 1942 елның гыйнвары) саперларга таш чыгару урыннарына килү юлларын миналардан арындыруда ярдәм итә. Мина шартлаудан һәлак була.

Бүләкләре

Үлгәннән соң Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Л.Кассиль һәм М.Поляновскийның "Улица младшего сына" повесте аның батырлыгына  багышлана (1949).

Истәлеге

Керчь, Казан һәм башка шәһәрләрдә аның исеме белән аталган урамнар бар.