Биографиясе

1879 елның 4 гыйнвары, Вятка шәһәре – 1945 елның 12 декабре, Омск шәһәре.

1897 елдан Казанда. 1899 елда Казан университетының физика-математика факультетына укырга керә, аны 1914 елда тәмамлый. 1901 елның февралендә студентлар чуалышларында катнашканы һәм 1905 елда революцион эшчәнлеге өчен ике тапкыр университеттан чыгарыла. Казан революционерлары берләшмәсе җитәкчеләренең берсе, эсерларның студентлар түгәрәкләрен җитәкли. 1905 елда Казанда агитация һәм пропаганда алып бара, «Волжский листок» газетасында сәяси яктан үткен эчтәлекле шигырьләр бастыра, 16 октябрьдә университет бинасы түбәсенә кызыл әләм элә.

1906 ел башында Якутиягә сөрелә, 1910 елда Томскига күчә. 1912–1918 елларда Казанда яши, җирле социал-демократлар оешмасы белән хезмәттәшлек итә; фәнни экспедицияләрдә катнаша; әдәби эш белән шөгыльләнә, «Камско-Волжская речь» газетасында хикәяләр, шигырьләр, очерклар бастыра. 1917 елда социал-демократлар партиясенең шәһәр комитетын җитәкли, «Голос труда» газетасы мөхәррире була. 1918 елда Казан губернасындагы, Урал һәм Себердәге җитештерүче көчләрне өйрәнү җәмгыяте оештыра.

1914–1918 елларда Казан университетында укыта, профессор (1918 ел). 1918–1930 елларда Омск авыл хуҗалыгы институтында, 1920 елдан минералогия, геология һәм кристаллография кафедрасы мөдире. 1930 елдан Омск төбәкне өйрәнү музеенда.

Илнең иң зур метеоритология белгечләренең берсе. 1927 елдан Омск метеорит комиссиясен җитәкли, 1939 елдан СССР ФАнең Метеоритлар комитеты әгъзасы.

Рус География җәмгыятенең Көнбатыш Себер бүлекчәсе хакыйкый әгъзасы (1914 елдан) һәм рәисе (1922–1923 еллар). СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1940 ел).

Фәнни эшчәнлеге

П.Л.Драверт Себер территориясенә төшкән 7 метеоритны, Омск тирәсендә каолин төркеме минералы – ермакитны таба.

Тупланмаларын Казан университетының минералогия һәм геология кабинетларына бүләк итә.

Хезмәтләре минералогия, метеоритика, гидро- һәм инженерлык геологиясенә карый, шул исәптән Чистай соры күмере, Тәтеш кантонының Пермь утырмаларында никель һәм бакыр кушылмалы минераллар табылу турындагы язмалары бар.

Иҗаты

Шигырь җыентыклары авторы.

Беренче шигырьләр китабы – «Күләгәләр һәм кайтавазлар» («Тени и отзвуки») – 1904 елда, «Шигырьләр» («Стихотворения») җыентыгы 1913 елда басылып чыга.

Хезмәтләре

Полезные ископаемые Омско-Тарского края. Омск, 1933;

Метеориты, наблюдения над их падением и их поиски. Омск, 1944;

Стихи о Сибири. Омск, 1958;

Северные цветы: Стихи. Новосибирск, 1968;

Незакатное вижу я солнце: Стихи, проза. Новосибирск, 1979.

Әдәбият

Чирвинский П.Н. Пётр Людвигович Драверт // Зап. Всерос. минерал. об-ва. 1946. Ч. 75, вып. 4;

Пётр Людвигович Драверт // Омский альманах. 1947. Кн. 6;

Русские писатели. 1800–1917: Биогр. словарь. М., 1992. Т. 2.

Авторлар – Е.Б.Долгов, С.И.Ионенко