Эчтәлек

Биографиясе

1903 ел, Оренбург губернасы Каргалы бистәсе – 1984 ел, Оренбург шәһәре.

Атаклы Каргалы зәргәрләре нәселеннән.

Зәркәнчелек эшенә әтисеннән өйрәнә. Эш коралларын, җайланмалар һәм калыпларны аннан мирас итеп ала.

Нәселдән-нәселгә күчеп килгән көмешчеләр һөнәре Каргалыда XVIII йөздә үк үсеш ала. Р.Р.Дөңгырның ире, Хурхә авылы (Даг­стан) кешесе чечен Али, шулай ук зәркәнчелек белән кәсеп итә, җепкыр бизәкләр әзерләү белән шөгыльләнә. Хосусый гаилә артеле җепкыр һәм металлдан коеп ясау ысулы белән алтыннан һәм көмештән хатын-кызлар һәм ирләр бизәнү әйберләре (алкалар, бил каптырмалары, беләзек-йөзекләр, балдаклар һ.б.) җитештерә.

Р.Р.Дөңгыр олыгайганчы әлеге һөнәрен ташламый, коеп ясау ысулы белән мөһерле йөзекләр һәм алкалар, муенсалар, балдаклар эшли, кулланучылар соравы буенча каралту һәм уеплау белән бизәлгән тар һәм киң көмеш беләзекләр әзерли.

Р.Р.Дөңгыр ясаган әйберләр Оренбург татарлары, казакълар, башкортлар арасында киң тарала, Казанда да сатыла.

Р.Р.Дөңгырның эшен аның улларының берсе – Әнвәрбәк Җандаров дәвам иттерә (Оренбургта яши).

Автор – Р.Г.Шаһиева