Биографиясе

1892 ел, Казан губернасы, Чистай өязе Яңа Ибрай авылы – 1951 елның 20 августы, Казан.

Мәскәү өлкә марксизм-ленинизм курсларын тәмамлый (1931 ел).

1903–1916 елларда Чиләбе, Пермь, Омск, Бодайбо шәһәрләрендә төрле эшләрдә эшли. 1916–1917 елларда Россия армиясендә.

1917 елда Бодайбодагы Федосеев приискында забойчы. 1918 елда приискта оештырылган Кызыл гвардия отрядына керә.

Витим елгасы янында ак чехларга каршы сугышларда катнаша. 1919 елда Иркутск шәһәрен саклау революцион штабында тәрҗемәче һәм элемтәче.

1920 елда ВКП(б)ның Иркутск губерна комитетының мөселман секциясе рәисе. 1921–1926 елларда Якутск шәһәрендә азчылык милләтләр арасында партия эшен оештыручы, татар секциясе секретаре, ВКП(б) губерна комитетының азчылык милләтләр бүлекчәсе мөдире, Томск шәһәрендә губерна халык мәгарифе бүлегенең Азчылык милләтләр мәгариф советы рәисе.

1926–1930 елларда ВКП(б) ҮК каршындагы Татар-башкорт бюросы секретаре, бер үк вакытта 1927 елдан РСФСР Азчылык милләтләр комиссариатының Яңа төрки алфавит комитеты рәисе.

1931 елда ВКП(б)ның Башкортстан өлкә ком-тының агитация-масса эшләре бүлеге мөдире урынбасары, 1932 елдан Совет-партия контроль комиссиясе рәисе.

1935–1936 елларда Омск өлкәсе буенча партия коллегиясе әгъзасы.

1936 елдан ТАССРда: 1937–1938 елларда ТАССР ҮБК рәисе вазифаларын башкаручы, 1938 елдан ТАССР Югары Совет Президиумы рәисе.

1937–1951 елларда – СССР, 1938–1951 елларда РСФСР Югары Советы депутаты.

Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы халык хуҗалыгын торгызу елларында Г.А.Динмөхәммәтов республикада фронтка ярдәм күрсәтү һәм, СССР немец-фашист илбасарларыннан азат ителгәннән соң, Сталинград, Орёл шәһәрләрен, шулай ук Донбассны торгызу хәрәкәтен оештыру буенча зур эшләр башкара.

Бүләкләре

Өч Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Назипова К. Динмухаметов Гали Афзалетдинович// Борцы за счастье народное. Казань, 1983. Кн. 2.