Биографиясе

1923 елның 11 августы, хәзерге Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы Моисеевка авылы – 1971 елның 16 марты, Украина ССРның Одесса шәһәре.

Чарджоу шәһәре (Төрекмәнстан ССР) басмаханәсендә матбагачы булып эшли.

1942 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 396 нчы аерым разведка ротасы отделениесе командиры (6 нчы һәм 37 нче армияләрнең 333 нче укчылар дивизиясе). Воронеж, Көньяк-Көнбатыш һәм 3 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Донбасс һөҗүм операциясендә (1943 ел), Украинаны азат итү сугышларында, Яссы-Кишинёв һөҗүм операциясендә (1944 ел), Болгарияне азат итү сугышларында катнаша.

1943 елның 20 декабрендә Новофёдоровка һәм Новосергиевка авыллары (Украина ССРның Запорожье шәһәреннән 15 км көньяк-көнбатыштарак) янындагы сугышларда, сугышчылар төркеме башында дошман оборонасы үзәгенә үтеп, пулемёт ноктасын юк итә; 1944 елның 11 июлендә Фантына-Маскуй торак пункты (Тирасполь шәһәреннән 15 км көньяктарак) янындагы сугышта; 1944 елның 28 июлендә шунда батырлык күрсәтә: разведчиклар төркеме башында дошман тылында 2 пулемёт ноктасын юк итә, яралы хәлендә сугыш белән җитәкчелек итә.

1946 елдан Эчке эшләр министрлыгының Одесса шәһәр идарәсендә инспектор булып эшли.

Бүләкләре

Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Дубров Б.И. Солдатская слава. Киев, 1987;

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.

Автор – В.А.Шагалов