Биографиясе

1917 елның 8 июле, хәзерге Мордва Республикасы Торбеево шәһәр тибындагы поселогы – 2002 елның 24 ноябре, Казан.

М.П.Девятаев Казан елга техникумын (1938) тәмамлый.

1938 елдан Кызыл Армия сафларында. Совет-Финляндия сугышында катнаша.

1940 елда Оренбургта очучыларның Чкалов исем. хәрби авиация мәктәбендә укый.

1941 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 104 нче истребительләр авиация полкында звено командиры (2 нче һава армиясенең 9 нчы истребительләр авиациясе дивизиясе).

Көньяк-көнбатыш, Воронеж һәм 1 нче Украина фронты гаскәрләре составында Сталинград (1942–1943) һәм Курск (1943) сугышларында, Житомир-Бердичев, Корсунь-Шевченко, Ровно-Луцк һәм Проскурово-Черновцы һөҗүм операцияләрендә катнаша (1944).

1944 елның 13 июль кичендә М.П.Девятаев самолеты истребительләр төркеме белән дошман авиациясе һөҗүменә каршы очып китә. Львов шәһәре янында М.П.Девятаев яралана, самолетына ут каба. Тәне нык пешкән очучы әсирлеккә эләгә.

Сорау алганнан соң, аны абверның разведка төркеменә, соңрак Лодзь хәрби әсирләр лагерена, аннары Заксенхаузен (Кёнигсберг шәһәре) концлагерена күчерәләр.

1944 елның 13 августында М.П.Девятаев хәрби әсирләр төркеме белән беренче тапкыр качарга омтылып карый. Качкыннар тотыла. Үлемгә хөкем ителгән әсирләр Балтыйк диңгезе Узедом утравындагы (Германия) ракета кораллары сынала торган («Фау-2» ракеталары) Пенемюнде яшерен полигонына озатылалар.

1945 елның 8 февралендә М.П.Девятаев кабатланмас каһарманлык күрсәтә: 9 хәрби әсир белән немецларның гадәттән тыш яшрен «Хейнкель-111» самолетын кулга төшереп, фронт сызыгын кичә һәм совет хәрби командованиесенә Пенемюнде полигонындагы яшерен завод, ракета җибәрү өчен диңгез буендагы старт җайланмалары, аларның төгәл координатлары турында стратегик мөһим мәгълүматлар тапшыра.

Сугыш беткәч, М.П.Девятаев  хәрби трибунал тарафыннан хөкем ителә.

1945 елның сентябрендә конструктор С.П.Королев М.П.Девятаевны Польшада элекке әсирләрне тикшерү лагеренда таба һәм аны Пенемюндега чакыртып алдыра. М.П.Девятаев С.П.Королевка анда ракеталарның кайда ясалуын һәм кайдан җибәрелгәнлеген күрсәтә.

М.П.Девятаев Пенемюндедан Брестка, аннары Невель шәһәренә күчерелә. Запастагы гвардия өлкән лейтенанты М.П.Девятаев шул елның ноябрендә Казанга кайта.

Кулында капитан дипломы булса да, 1946 елда М.П.Девятаев кыенлык белән генә Казан елга портына йөкче булып эшкә урнаша, тиздән капитан, аннары су асты канатлы пассажир судносы капитаны, остаз-капитан булып эшли.

1957 елда космик корабльләр генераль конструкторы С.П.Королев һәм 3 тапкыр Советлар Союзы Герое А.И.Покрышкин булышлыгы белән М.П.Девятаев аклана, аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

М.П.Девятаев исеме бөтен дөньяга таныла.

Иҗтимагый эшчәнлеге

1990 еллар башында күпмилләтле Казан иҗтимагый-сәяси үзәге идарәсе әгъзасы.

1999–2002 елларда «Татарстан яңарышы» («За возрождение Татарстана») республика иҗтимагый-сәяси оешмасының сәяси советы рәисе, Татарстан Республикасының Ветераннар советы әгъзасы.

Бүләкләре

М.П.Девятаев – Мордва Республикасы, Казан, Вольгаст һәм Циновичи (Германия) шәһәрләренең мактаулы гражданы.

Ленин ордены, Кызыл Йолдыз, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Казан шәһәрендә бер урам һәм Казан елга техникумы М.П.Девятаев исемен йөртә.

Ул яшәгән йортка мемориаль такта куела.

Торбеево поселогында Геройга музей ачыла.

Хезмәтләре

Полёт к солнцу. М., 1972.

Побег из ада. Саранск, 1985.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000.

Бессмертие. Саранск, 1970.

Во имя Родины. М., 1982.

Герои Советского Союза: краткий биографический словарь. М., 1987. Т. 1.

Авторлар: Г.С.Сабирҗанов, М.З.Хәбибуллин