Биографиясе

1922 елның 14 гыйнвары, Липецк өлкәсенең Задонский районы Алексеевка авылы – 1989 елның 17 июле, Казан.

Казан авиация институтын тәмамлый (1959 ел).

1941–1959 елларда Казандагы 16 нчы заводта эшли. 1960–1976 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында оборона сәнәгате бүлеге мөдире, 1976–1978 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре, 1978–1986 елларда 2 нче секретаре. 1986 елдан Двигательләр җитештерүне оештыру технологияләре фәнни-тикшеренү институтының Казан филиалы башлыгы.

1963–1980 елларда ТАССР, 1980–1989 елларда РСФСР Югары Советы депутаты.

Бүләкләре

Октябрь Революциясе ордены, өч Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Автор – Е.Б.Долгов