Биографиясе

1907 елның 7 феврале, Сембер губернасы, Буа өязе, хәзерге Чүпрәле районы Яңа Үби авылы – 1974 елның 23 декабре, шунда ук.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

1940–1941, 1943–1960 елларда Чүпрәле районының Чапаев исемендәге колхозы рәисе. Л.В.Дергунов җитәкләгән елларда колхоз авыл хуҗалыгы культураларының югары уңышы белән аерылып тора, хезмәтне оештыруда алдынгы формалар кертелә, терлекчелек һәм ярдәмче производствоның материаль-техник базасы ныгытыла. Колхоз берничә тапкыр Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнаша.

1955–1963 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

Бүләкләре

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының көмеш медале белән бүләкләнә.

Әдәбият

Гарипова З. Дергунов Лазарь Васильевич // Герои Социалистического Труда Татарии: Док. очерки. Казань, 1984. Кн. 2.