Биографиясе

1927 елның 10 ноябре, хәзерге Мордва Республикасының Зур Игнатов районы Ново-Качаево авылы – 1987 елның 4 мае, Казан.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1960 ел).

1960–1966 елларда Түбән Кама районының «Прикамский» совхозында баш агроном. 1966–1976 елларда Аксубай районының «МЮД» совхозы директоры.

К.А.Деревянкин җитәкчелегендә совхоз ел саен авыл хуҗалыгы культураларыннан югары уңыш үстерә, җитештерүе табышлы итеп оештырыла. 1976–1981 еллар Татарстан Республикасының «Свинопром» берләшмәсе башлыгы, 1981–1984 еллар Лаеш районының «Юбилейный» кошчылык фабрикасы директоры.

1970–1975 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр, ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.