Биографиясе

1924 елның 19 декабре, Бөгелмә кантоны Яңа Писмән авылы – 1995 елның 14 мае, Алма-Ата.

Моршанск пулемёт-миномётчылар училищесен тәмамлый (1943 ел).

1941 елдан Кызыл Армия сафында. 1941 елның декабреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 102 нче гвардия укчылар полкы автоматчыларының взвод командиры (8 нче армиянең 35 нче гвардия укчылар дивизиясе).

Сталинград, Дон, Көньяк-Көнбатыш, 3 нче Украина һәм 1 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Сталинград сугышында (1942–1943 еллар), Изюм-Барвенковск, Донбасс (икесе дә – 1943 ел), Одесса (1944 ел), Варшава-Познань һәм Берлин (икесе дә – 1945 ел) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1944 елның 1 августында Магнушев (Польша) плацдармы өчен барган сугышта батырлык күрсәтә: аның җитәкчелегендәге взвод беренчеләрдән булып Висла елгасын кичә һәм полк подразделениеләренә елганы кичәргә ярдәм итә.

1946 елдан запаска җибәрелә.

1948–1950 елларда Днепропетровск шәһәре автомобиль заводында металл модельчесе.

1950–1956 елларда «Прогресс» колхозында хисапчы, тегермәнче (Полтава өлкәсе Бригадировка авылы) булып эшли. 1956–1959 елларда Бөгелмә шәһәре 22 нче номерлы төзелеш-монтаж идарәсендә столяр. 1963–1965 елларда «Берсуат» совхозында (Казакъстан ССР Целиноград районы) слесарь-механик. 1966 елдан Алма-Атада яши.

Бүләкләре

Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы — Книга Героев. Казань, 2000;

Герои Советского Союза — казахстанцы. А.-А., 1968. Кн. 1;

Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.

Автор – М.З.Хәбибуллин