Эчтәлек

Биографиясе

1899 елның 17 ноябре, Казан губернасы, Цивильск өязе Шигали авылы — 1976 елның 25 апреле, Казан.

СССР «Колхозцентр»ының югары колхоз мәктәбен тәмамлый (Мәскәү, 1931).

Хезмәт эшчәнлеген 1915 елда Тамбов дары заводында төрле эшләр башкаручы буларак башлый.

1924–1927 елларда Шигали авыл советы рәисе (Биектау районы).

1927–1930 елларда «Татпчёлоцентр» идарәсе рәисе, «Молколхозцентр»ның Татарстан бүлеге идарәчесе (1930 елдан).

1938–1940 елларда ТАССР игенчелек халык, 1940–1947 — ТАССР ит һәм сөт сәнәгате халык комиссары (1946 елдан министр).

1947–1950 елларда «Заготзерно» республика конторасы идарәчесе.

1951–1957 елларда Казан шәһәр сөт заводы директоры.

1947–1951 елларда ТАССР ЮС депутаты.

Медальләр белән бүләкләнә.

Автор — И.Н.Афанасьев