Биографиясе

1893 елның 25 феврале, Казан губернасы Козьмодемьянск шәһәре — 1937 елның 3 декабре, Куйбышев шәһәре.

Казан университетын тәмамлый (1915).

Эсерлар партиясенә иярә.

1915–1917 елларда Казанда антлы ышанычлы утырышчы ярдәмчесе.

1917 елның маеннан Вакытлы хөкүмәтнең Казан губернасы комиссары һәм бер үк вакытта губернаның җәмәгать иминлеге комитеты рәисе. Октябрь революциясеннән соң вазифасыннан читләштерелә.

Репрессияләнә: 1937 елның 9 февралендә «контрреволюцион пропаганда»да һәм «контрреволюцион оештыру эшчәнлеге»ндә гаепләнеп, Куйбышев шәһәрендә кулга алына һәм иң югары җәза чарасына хөкем ителә.

Үлгәннән соң аклана.

Әдәбият           

Белая книга: О жертвах политических репрессий. Самарская область. Самара, 1997. Т. 1.