- РУС
- ТАТ
сәясәт эшлеклесе
1896 елның 15 гыйнвары, Саратов губернасы, Кузнецк өязе Дёмино авылы – 1965 ел, Үзбәкстан ССР Сәмәрканд шәһәре.
Казан татар укытучылар мәктәбен (1915), Чугуев хәрби училищесен (1916) тәмамлый.
1917 елда Россия армиясендә, прапорщик. 1917 елның декабрендә большевикларга кушыла, 1918–1929 елларда ВКП(б) әгъзасы.
1918 елда Пермь губернасы мөселман хәрби коллегиясе рәисе, 1919 елда губернаның милләтләр эше бүлегендә нәшрият мөдире, татарча чыккан «Коммунист» газетасы мөхәррире, татар коммунистларының Вятка губернасы бюросы әгъзасы.
1920–1921 елларда Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең хәрби җитәкчесе (Казан).
1921–1922 елларда Мәскәүдә: Бөтенроссия баш штабында оештыру идарәсенең Көнчыгыш бүлеге башлыгы, Эшче-крәстияннәр инспекциясе һәм милләтләр эшләре халык комиссарының шәхси секретаре.
1922–1924 елларда ТАССР мәгариф халык комиссары, 1925–1927 елларда СССР Дәүләт банкының Татарстан бүлеге җитәкчесе, 1927–1929 елларда «Кожсиндикат»ның Татарстан бүлеге директоры. ТАССР Үзәк Башкарма Комитеты президиумы әгъзасы, галимнәрнең көнкүрешен яхшырту комиссиясе рәисе, «Безнең юл» журналы мөхәррире.
1930 елда нахакка кулга алына һәм 5 елга хезмәт лагерена озатыла, иреккә чыкканнан соң, Архангельск шәһәрендә яши: 1938 елда хезмәт колониясе уку-укыту комбинаты директоры.
1938 елның июлендә кабат кулга алына (кара: «Милләтчеләрнең Совет хакимиятенә каршы оешмасы» эше). 8 елга хөкем ителә; иреккә чыккач, Сәмәркандта педагогик эштә була.
1989 елда вафатыннан соң аклана.
Султанбеков Б.Ф., Малышева С.Ю. Трагические судьбы: Научно-популярные очерки. Казань, 1996.
Книга Памяти жертв политических репрессий. Казань, 2001. Т. 2.
Автор – Ф.Г.Кәлимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.