- РУС
- ТАТ
профсоюз һәм хуҗалык эшлеклесе
1886 елның 20 сентябре, Санкт-Петербург – 1949 ел, Мәскәү.
Казан университетының юридик факультетын тәмамлый (1915).
РСДРП(б)ның Казан оешмасы әгъзасы була, 1915 елда кулга алына һәм Иркутск губернасының Верхоленск өязенә сөрелә.
1917–1918 елларда Казан Совет Эшче-Крестьян Республикасының профсоюзлар Советы секретаре, Халык комиссарлары советының хезмәт комиссары, 1918 елның языннан Казан губернасы Халык комиссарлары советы рәисе.
1919 елдан Мәскәүдә: 1919–1920 елларда Баш нефть комитеты рәисе, 1921–1922 елларда Профсоюзларның Мәскәү советында һәм ВЦСПСта икътисад бүлеге, 1922–1923 елларда Профсоюзларның Мәскәү губерна советында юридик бүлек мөдире, 1923–1925 елларда Мәскәү губерна суды рәисенең җинаять эшләре буенча урынбасары, 1925 елда РСФСРның Юстиция халык комиссариаты прокуроры, адвокатларның Мәскәү өлкә коллегиясе әгъзасы. 1926–1929 елларда Мәскәүдә губерна профсоюз мәктәбе мөдире һәм Совет сәүдәсе хезмәткәрләре Союзының губерна бүлеге инструкторы. 1929 елдан СССР Центросоюзында, 1932–1936 елларда аның Президиумы баш арбитры.
Мирсияпов Т.А., Фомин А.А. Профсоюзы Республики Татарстан: История, опыт, проблемы (1905–1995 гг.). Казань, 1995.
Автор – Ф.Г.Кәлимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.