- РУС
- ТАТ
Дан орденының тулы кавалеры (1944 елның 20 августы, 1944 елның 2 декабре, 1973 елның 4 июле), сержант
1925 елның 15 апреле, Әстерхан өлкәсенең Нариман районы Яңа Күчергән авылы – 1988 елның 23 ноябре, шунда ук.
Колхозда эшли. 1943 елдан Кызыл Армиядә. 1943 елның октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, танкка каршы 247 нче аерым тупчы дивизионның орудие расчёты командиры (3 нче удар армиянең 379 нчы укчы дивизиясе). 2 нче Балтыйк буе фронты гаскәрләре составында Балтыйк буен азат итүдә катнаша.
1944 елның 24–25 июлендә Кашино торак пункты (Резекне шәһәреннән көньяк-көнчыгыштарак), 1944 елның 14 сентябрендә Ерцени торак пункты (Эргли торак пунктыннан төньяк-көнчыгыштарак, Мадон районы, Латвия), 1944 елның 14 ноябрендә Салдус шәһәре (Латвия) өчен барган сугышларда батырлык күрсәтә.
1944 елның декабреннән туган авылындагы кошчылык фабрикасында инженер.
Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биографический словарь. М., 2000.
Автор – В.А.Шагалов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.