Биографиясе

1896 елның 22 гыйнвары (3 феврале), Киров өлкәсенең хәзерге Свечинский районы Круглыжский авылы – 1973 ел, Казан шәһәре.

1925 елда Казан авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институтын тәмамлый. 1926–1929 елларда өлкә урман энтомологы, өлкән урман инспекторы, 1929–1931 елларда Төньяк-Көнчыгыш урманнарның (Казан) энтомологик партиясе мөдире, 1931–1937 елларда СССР Урман хуҗалыгы халык комиссариаты Баш урман саклау идарәсенең Урта Идел үсемлекләрне саклау станциясенең урман фәнни-тикшеренү төркеме җитәкчесе; 1937–1941 елларда Татарстан урман хуҗалыгы идарәсендә өлкән инженер – урман патологиясе белгече.

1946–1960 елларда Татарстан урман тәҗрибә станциясе директоры; бер үк вакытта 1946–1952 елларда Раифа тәҗрибә урман хуҗалыгы директоры, 1949–1953 елларда Казан авыл хуҗалыгы институты укытучысы.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре нарат агачларын корткычлардан саклаганда инсектицидлар куллануга, кыр ышыклау урман полосаларындагы зарарлы бөҗәкләр һәм гөмбә авыруларын өйрәнүгә, урманнарны корткычлардан саклау чаралары системасын эшләүгә карый.

Бүләкләре

Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.