Биографиясе

1920 елның 8 гыйнвары, Тула өлкәсе Товарково авылы – 19.9.1991 елның 19 сентябре, Казан шәһәре.

Казан авиация институтын тәмамлый (1944).

1941–1943 елларда Казан авиация заводында технолог, өлкән технолог. 1944 елдан Казан вертолётлар җитештерү берләшмәсендә: баш технолог (1948–1960), баш инженер (1960–1975), директор (1975–1980).

Бивойно Ми-1, Ми-4, Ми-8, Ми-14, Ми-17 вертолётларын эшләүгә, аларның модификацияләрен үзләштерүгә һәм серияләп җитештерүгә зур өлеш кертә. 1965 һәм 1977 елларда Ми-8 вертолёты Франциянең Ле Бурже бистәсендә Халыкара авиация һәм космик техника салонына куела.

Уйлап табуга авторлык таныклыгы бар.

Бүләкләре

СССР Дәүләт бүләге бирелә (1971). Ленин, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Казанские вертолёты: полёт продолжается. Казань, 2000.