Биографиясе

1932 елның 20 сентябре, Башкортстан АССРның Яңавыл районы Эткенә авылы – 2013 ел.

Уфа нефть институтын тәмамлаганнан соң (1955), Әлмәт бораулау эшләре идарәсендә; 1978–1988 елларда баш инженер, 1988–1996 елларда идарә башлыгы. 1996–2006 елларда «Горизонт» фәнни-җитештерү берләшмәсендә директор урынбасары (Әлмәт шәһәре).

Фәнни хезмәтләре скважиналар төзү барышындагы процессларның закончалыкларын өйрәнүгә багышлана.

Бүләкләре

СССР Фәннәр кадемиясенең академик И.М.Губкин исемендәге бүләге лауреаты (1969, 1983). Халыклар дуслыгы, «Почет билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Совершенствование режимов бурения долотом уменьшенного диаметра. М., 1968 (автордаш).

Изоляция зон поглащений. Казань, 1971 (автордаш).