1945 елның 9 сентябре, Казан – 2012 елның 3 июле, шунда ук.

Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый (1973). 1970–1976 елларда Казан химия комбинатында, 1976–1984 елларда Ленин исемендәге Казан фәнни-җитештерү берләшмәсендә баш бухгалтер урынбасары, 1985–1987 елларда Казан төгәл машиналар төзү заводы баш бухгалтеры.

1987–1989 елларда ТАССР Министрлар Советының комплекслы икътисади һәм социаль үсеш бүлеге мөдире урынбасары. 1989–1991 елларда Казан хисаплау системалары җитештерү берләшмәсенең генераль директор урынбасары.

1991–1992 елларда Дәүләт мөлкәте белән идарә итү дәүләт комитеты рәисенең 1 нче урынбасары. 1995–1996 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру дәүләт комитеты рәисе.

1996–1998 елларда Татарстан Республикасының икътисад министры. 1998–1999 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт мөлкәте белән идарә итү дәүләт комитеты рәисе.

1999 елдан Татфондбанк идарәсе рәисенең беренче урынбасары, банкның финанс директоры.