- РУС
- ТАТ
1890 ел, Казан губернасы Казан өязе Чабакса авылы, хәзер Казанның Совет районы составындагы поселок – 1929 елның 24 октябре, шунда ук.
Крестьян гаиләсендә туа. Чабакса тимерче-слесарь мәктәбен тәмамлый, 16 яшеннән җирле хуҗада слесарь булып эшли.
1917 елда Металлчылар профсоюзы әгъзасы, җирле профсоюз ячейкасы активисты була.1919 елдан Көнбатыш армиясенең хәрби-обозлар остаханәсендә слесарь булып хезмәт итә, демобилизациядән соң Казанда эшли, металлчылар берлегенең вәкаләтле вәкиле итеп сайлана.
1925 елда ВКП(б) сафларына керә, шул ук елның көзендә туган авылына әйләнеп кайта. Туган ягында актив җәмәгать эше алып бара: авыл советы һәм вак һөнәрчеләр җәмгыяте идарәсе әгъзасы. Аның инициативасы белән авылга электр үткәрелә һәм радиоалгыч урнаштырыла. Сәнәгать артеле оештыра. "Новая деревня" һәм "Красная Татария" газеталарында авыл тормышын яктыртып, авыл хәбәрчесе буларак чыгыш ясый.
1929 елда колхоз оештыруда катнаша. Җирле кулаклар тарафыннан атып үтерелә.
Аның вафатыннан соң "Красный пахарь" һәм "Красная заря" ширкәтләре аның исеме белән аталган авыл хуҗалыгы артеле итеп үзгәртелә. Соңрак ул колхозга, аннары совхозга әйләндерелә (аңа Константиновка, Самосырово, Большие һәм Малые Клыки, Вознесение, Чабакса торак пунктлары керә).
1967 елда авылдашлары аның каберенә һәйкәл куялар.
Казанда бер урам аның исеме белән атала.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.