Биографиясе

1905 елның 26 ноябре (9 декабре), Тверь губернасы, Великие Луки өязе Милолюб авылы – 1983 елның 20 августы, Мәскәү шәһәре.

Ленинград төгәл механика һәм оптика техникумын тәмамлый (1928). 1932–1955 елларда 22 нче заводта цех башлыгы, баш технолог (Мәскәү, Казан), 1956–1965 елларда Воронеж шәһәренең 64 нче заводында директор, 1965–1971 елларда СССР Авиация сәнәгате министрлыгында 6 нчы Баш идарә җитәкчесе урынбасары (Мәскәү).

Бүләкләре

Герой исеме авиация сәнәгатен үстерүгә керткән хезмәтләре өчен бирелә.

СССР Дәүләт бүләгенә авиация сәнәгатенең барлык тармакларын яңа биеклеккә күтәрергә мөмкинлек тудырган Ту-104 очкычын җитештерүне үзләштерү һәм камилләштерүгә керткән хезмәте өчен лаек була.

Ике Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.