Биографиясе

1929 елның 7 декабре, Вологда өлкәсенең Великий Устюг районы Малинино авылы – 2000 елның 2 феврале, Түбән Кама шәһәре.

Ленинград политехника институтын тәмамлый (1955). 1956 елдан «Куйбышевгидрострой» төзелеше идарәсендә (Зәй шәһәре). 1963 елдан «Татэнергострой» төзелеш-сәнәгать берләшмәсендә: 4 нче төзелеш-монтаж идарәсендә баш инженер, җитештерү бүлеге башлыгы, управляющий урынбасары (1965 елдан), төзелеш идарәсендә баш инженер (1967–1979).

Аның катнашында һәм җитәкчелегендә Түбән Кама нефть химиясе комплексы, Түбән Кама шәһәре төзелә. 4 млн кв.м торак йорт, 45 мәктәп, 114 балалар бакчасы, хастаханә һ.б. файдалануга тапшырыла. 1980–1990 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

Бүләкләре

СССР Министрлар Советы премиясенә лаек була (1973). Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.