И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Рәис Беляев. 2022

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Биографиясе

1935 елның 13 гыйнвары, Аксубай районы Яңа Татар Әдәмсуы авылы – 1996 елның 25 июле, Казан шәһәре.

Казан университетын (1959), Казан финанс-икътисад институтын (1967) тәмамлый.

1958 елдан Казан университетының ВЛКСМ комитеты секретаре. 1960–1961 елларда ВЛКСМның Казан шәһәре Совет райкомы 1 нче секретаре, 196–1965 елларда ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты 1 нче секретаре; 1965–1970 елларда КПССның Казан шәһәре Бауман райкомы 1 нче секретаре, 1970–1984 елларда КПССның Чаллы шәһәр комитеты 1 нче секретаре. Бу елларда шәһәрдә КамАЗ төзелеше алып барыла.

1984–1987 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре. 1987–1996 елларда Казан мәдәният һәм сәнгать академиясе ректоры.

1967–1975 елларда, 1985–1990 елларда ТАССР Югары Советы, 1975–1985 елларда РСФСР Югары Советы депутаты, 1995–1996 елларда Татарстан Республикасы халык депутаты.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары белән бүләкләнә.

Истәлеге

Чаллы шәһәренең бер проспекты Беляев исемен йөртә.

Хезмәтләре

Камский автогигант, стройка и люди. Казань, 1974.

КамАЗ: формирование трудового коллектива. М., 1975.

Подвиг на Каме. Казань, 1978.