- РУС
- ТАТ
Төзүче-инженер, Социалистик Хезмәт Герое (1966)
1932 елның 11 апреле, Башкортстан АССРның Эстәрлебаш районы Айдарәле авылы – 2002 елның 28 мае, Казан шәһәре.
Казан педагогия (1959) һәм Казах политехник (1969) институтларын тәмамлый.
1956–1971 елларда Казахстан ССРның Кустанай өлкәсе Соколово-Сарбай тау мәгъдәнен баету комбинатында өлкән прораб, 1971–1992 елларда «Татагропромстрой» трестының 245 нче механикалаштырылган күчмә колоннасында баш инженер, башлык була.
Герой исеме кап. төзелешнең җидееллык (1959–1965) планы йөкләмәләрен үтәүдә ирешкән уңышлары өчен бирелә. Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы – наши земляки. Казань, 2003.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.