Биографиясе

1926 елның 13 июнендә Аксубай районы Яңа Ибрай авылында туган.

Бөек Ватан сугышында катнаша. 1950 елда Казан педагогия институтын тәмамлый.

1964–1975 елларда Аксубай районының «Үсәр» колхозын җитәкли, 1978–1986 еллара Югары Ослан районының «Луч Октября» совхозы директоры.

Батыршин җитәкчелек иткән елларда «Үсәр» колхозында бөртекле культураларның уңышы 7 ц дан 25 ц га күтәрелә, аларның кайбер төрләреннән 75 ц га кадәр рекордлы югары уңыш алына. Бер сыердан уртача еллык савым 1000 кг нан (1964) 3200 кг га җитә. Терлекчелек фермалары, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау мастерскойлары, ярдәмче предприятиеләр, социаль-көнкүреш объектлары төзелә. Колхоз алдынгы тәҗрибә өйрәнү базасына әверелә.

Бүләкләре

Октябрь Революциясе, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, «Почет билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.