Биографиясе

1915 елның 24 июле, хәзерге Спас районы Иж-Борискино авылы – 2002 ел, Тольятти шәһәре.

Туган авылында колхозда бригадир булып эшли. 1941 елдан Кызыл Армиядә. 1942 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, орудие төзәүче, 128 нче гвардия тупчы полкы орудие расчёты командиры (8 нче гвардия армиянең 57 нче гвардия укчы дивизиясе). 3 нче Украина һәм 1 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Донбасс һөҗүм операциясендә (1943), Днепрны кичүдә (1943), Украина, Белоруссия, Польшаны азат итүдә, Берлинны алуда (1945) катнаша.

1943 елның 30–31 октябрендә Новопокровка торак пунктыннан төньяк-көнбатыштарак Днепрның уңъяк ярында барган бәрелешләрдә, 1945 елның 29–30 гыйнварында Шверин шәһәре (хәзерге Сквежина шәһәре, Польша) янында, Мюнхберг шәһәрен алуда һәм 1945 елның апрель ахырында Берлин урамнарында барган сугышларда батырлык күрсәтә.

Сугыштан соң туган авылында мотор-трактор станциясе бригадиры. 1969 елдан Тольятти автомобиль заводында эшли.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Лобода В.Ф. Солдатская слава. М., 1963. Книга 1.

Шевченко Н.Я. Звезды славы. Казань, 1969.

Полные кавалеры ордена Славы – наши земляки. Казань, 1987.

Кавалеры ордена Славы трех степеней: Краткий биографический словарь. М., 2000.

Автор – В.А.Шагалов