- РУС
- ТАТ
Хакимият эшлеклесе, Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре (2006)
1961 елның 9 июлендә Казан шәһәрендә туган.
Казан авиация институтын тәмамлый (1984). 1984–1986 елларда Казан авиация җитештерү берләшмәсендә инженер-конструктор.
1986–1991 елларда ВЛКСМның Ленин райкомы секретаре, 1991–1994 елларда Казанның Ленин районында Яшьләр фонды идарәсе рәисе. 1994–2001 елларда Татарстан Республикасының Балалар һәм яшьләр эшләре дәүләт комитеты рәисе.
2001 елдан Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт, 2005 елдан яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры.
2010–2011 елларда –Россия Олимпия комитетының башкарма рәисе, 2010 – 2014 елларда – Россия Олимпия комитетының генераль секретаре.
2011 елның декабреннән – РФ Дәүләт Думасының алтынчы чакырылыш депутаты, Дәүләт Думасының Физик культура ,яшьләр эшләре һәм туризм комитеты рәисенең беренче урынбасары. 2016 елның сентябреннән – РФ Дәүләт Думасының җиденче чакырылыш депутаты.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.