Биографиясе

1940 елның 28 августы, Мөслим районы Иске Вәрәш авылы – 2003 елның 15 августы, шунда ук.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң (1969), Мөслим районы авыл хуҗалыгы оешмаларында инженер булып эшли; 1975 елдан «Трудовик» тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы (1990–1992 елларда бүленеп) директоры.

Аның җитәкчелегендә хуҗалыкның икътисади хәле шактый ныгый, халыкның социаль-көнкүреш тормыш шартлары яхшыра. Республиканың төньяк-көнчыгыш өлешендәге авыл хуҗалыгы предприятиеләрен бөртекле, бөртекле-кузаклы культуралар һәм югары репродукцияле күпьеллык үлән орлыклары белән тәэмин итүгә, элита орлыклар чыгаруның матди-техник базасын үстерүгә зур өлеш кертә. Җитештерүдә югары нәтиҗәлелеккә ирешкән өчен хуҗалыкка РСФСР Министрлар Советы һәм ВЦСПСның күчмә Кызыл Байраклары (1979, 1983) бирелә.

Бүләкләре

«Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә.