Биографиясе

1901 ел, хәзерге Башкортстан Республикасының Тәтешле районы Чургылды авылы – 1943 елның 29 сентябре.

Гражданнар сугышында катнаша. 1941 елга кадәр туган авылында колхозда эшли. 1941 елдан Кызыл Армиядә. 1941 елның декабреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 78 нче гвардия укчы полкы укчысы (6 нчы армиянең 25 нче гвардия укчы дивизиясе). Көньяк-Көнбатыш һәм Воронеж фронтлары гаскәрләре составында Харьковны саклауда (1942), Украинаны азат итүдә катнаша.

1943 елның 26–29 сентябрендә Днепр елгасын кичкәндә Днепропетровск өлкәсенең Солонянский районы Войсковое авылы янында каһарманлык күрсәтә; уңъяк ярда плацдарм булдыру өчен барган бәрелештә һәлак була.

Бүләкләре

Ленин, Кызыл Байрак орденнары белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казан, 2000.

Славные сыны Башкирии. Уфа, 1979. Книга 4.

Днепр – река героев. Киев, 1983.

Автор – В.А.Шагалов