- РУС
- ТАТ
Партия һәм дәүләт эшлеклесе
1883 елның 4 (16) феврале, Орел губернасы Карачев өязе Кече Юрьево авылы, хәзерге Орел өлкәсе Хотынец районы, – 1951 елның 3 ноябре, Мәскәү.
Крестьян гаиләсендә туа. Александров заводында һәм Петербургта Николаев тимер юлының Баш вагон мастерскойларында слесарь булып эшли.
1904 елдан РСДРП әгъзасы, 1905–1907 еллардагы революциядә катнаша. 1912 елда Петербург губернасы эшчеләреннән IV Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана, большевиклар фракциясе әгъзасы. Краковта һәм Поронинда партия киңәшмәләрендә катнаша (1913), анда В.И.Ленин белән очраша.
РСДРП Үзәк комитетының Петербург комитеты һәм Рус бюросы әгъзасы, "Правда" газетасының рәсми нашире.
1914 елның ноябрендә Дәүләт Думасының социал-демократик фракциясе эше буенча сугышка каршы агитация өчен кулга алына һәм сөргенгә җибәрелә. 1917 елгы Февраль революциясеннән соң Петроградка кайта, Петроград шәһәр думасына сайлана, Октябрь кораллы күтәрелешендә катнаша.
Революциядән соң – азык-төлек өлкәсендә җитәкчелек эшендә, Петроград азык-төлек идарәсе рәисе, Петроград һәм Төньяк өлкә азык-төлек комиссары. 1921 елдан кулланучылар кооперациясе системасында. 1930 елдан – Кулланучылар җәмгыятьләренең үзәк берлеге рәисе, 1931 елдан – Мәскәү кулланучылар җәмгыятьләре берлеге рәисе.
1935–1937 елларда –СССР азык-төлек сәнәгате халык комиссары урынбасары, 1937–1938 елларда – РСФСР азык-төлек сәнәгате халык комиссары. 1938–1944 елларда – РСФСР Югары Советы Президиумы рәисе һәм СССР Югары Советы Президиумы рәисе урынбасары.
Партиянең XI–XIII съездларында үзәк комитетка әгъзалыкка кандидат итеп, XIV–XVIII съездларда – ВКП(б) Үзәк комитетына әгъза итеп сайлана.
«Большевики в Государственной думе. Воспоминания» китабы авторы (1929).
Ленин ордены белән бүләкләнә (ике тапкыр).
Казанда бер урам аның исеме белән атала.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.