Биографиясе

1926 елның 26 августы, Казакъстан ССР, Зәйсан шәһәре – 1945 елның 19 апреле, Германия, Франкфурт-Одер шәһәре.

1943 елдан Кызыл Армиядә. 1943 елның ноябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 375 нче танкка каршы көрәшүче аерым артиллерия дивизион тупчысы (69 нчы армиянең 312 нче укчы дивизиясе).

1 нче Белоруссия фронты гаскәрләре белән Белоруссия һәм Польшаны азат итүдә, Берлинны алуда (1945) катнаша. 1944 елның 20 августында Пулавы шәһәре (Польша) өчен барган сугышта яралы хәлендә дошманның пулемет расчетын, сугыш кирәк-яраклары складын шартлата. 1945 елның 16 гыйнварында Ново-Воля торак пункты (Польша) янында барган бәрелештә яралы хәлендә дошманның 2 пулемет ноктасын юк итә. 1945 елның 17 апрелендә Лебус шәһәре (Германия) өчен барган сугышта дошманның орудиесен һәм 4 пулеметын сафтан чыгара, күзәтү пунктын җимереп, батырлык күрсәтә.

Әдәбият

Вакуров И.Д. Солдатская слава. М., 1971. Кн. 3.

Белан П.С., Потапов А.В., Честнов С.И. Доблесть солдатская. Алма-Ата, 1974.

Исаков И.Н. Звезды славы Киргизии. Фрунзе, 1975.

Их подвиг будет жить в веках. Фрунзе, 1985.

Кавалеры ордена Славы трех степеней: Краткий биографический словарь. М., 2000.