Биографиясе

1893 ел, Уфа губернасы, Бәләбәй өязе Суыккүл авылы – 1937 елның 16 августы.

«Галия» мәдрәсәсен тәмамлый (1916).

1917 елга кадәр Тамбов губернасының Әҗи авылы мәдрәсәсендә укыта.

Февраль революциясеннән соң сәяси эшчәнлек алып бара, татар сул эсерлары платформасын яклап чыга һәм Вакытлы хөкүмәткә каршы була.

Милләт Мәҗлесе депутаты (1917–1918).

Идел-Урал Штатын гамәлгә кертү коллегиясенең әгъзасы һәм баш секретаре вазифасын башкара.

1918–1919 елларда Татар-башкорт комиссариатының хәрби коллегиясе әгъзасы, «Кызыл Яу» газетасы мөхәррире (Көнчыгыш фронтның 5 нче армиясе нәшер итә), РКП(б) Үзәк Комитетынең Көнчыгыш халыклары үзәк бюросының хәрби инструкторы, «Кызыл Армия» газетасы мөхәррире.

1920 елдан ТАССР Мәгариф халык комиссариатында эшли (бүленеп: 1921–1922 елларда Мәскәүдә «Эшче» газетасы мөхәррире), бер үк вакытта 1925–1927 елларда «Кызыл Татарстан» газетасы мөхәррире.

1927–1929 елларда Гыйльми Үзәк рәисе.

Татар алфавитын гарәп графикасыннан латинчага күчерүне яклап чыга.

1930 еллар башыннан 1936 елга кадәр фәнни һәм педагогик эшчәнлек алып бара.

 1936 елның 2 сентябрендә кулга алына, гаепсезгә репрессияләнә, үлем җәзасына хөкем ителә. Вафатыннан соң аклана.

Фәнни эшчәнлеге

Гыйльми хезмәтләре Башкортстан тарихына карый; татар теле дәреслекләре, хикәяләр авторы. 

Хезмәтләре

Шәрекъ хатын-кызлары һәм иҗтимагый революция. Казан, 1921.

Кечкенә шахтёр. Казан, 1925.

Гарантияле мәхәббәт. Казан, 1927.

Татар хатыны элек һәм хәзер. Кара, 1927.

Каф тавы артында. Казан, 1928.

Татар әдәби теленең орфографиясе. Шушы елның 19 маенда булачак конференциягә каратыла. Казан, 1929.

Әлифбадан соң уку китабы. Казан, 1935. Беренче кисәк (автордаш).

Татар теле дәреслеге. Казан, 1935. Икенче кисәк (автордаш).

Әдәбият

Глухов М. Атнагулов С.С.// Возвращённые имена: Документальные очерки. Казань, 1990.

Султанбеков Б. Кровавый след операции «Новаторы» // Страницы секретных архивов. Казань, 1994.

Книга Памяти жертв политических репрессий. Казань, 2000.Т. 1.

Башкирия. М.–Л., 1925.