Биографиясе

1924 елның 10 октябре, хәзерге Башкортстан Республикасының Нуриман районы Чураш авылы – 2007 елның 1 октябре, шунда ук.

1941 елның гыйнварыннан 1942 елның июленә кадәр Уфа нефть эшкәртү заводында оператор ярдәмчесе булып эшли. 1942 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 43 нче гвардия артиллерия полкында тупчылар командиры (5 нче гвардия армиясенең 15 нче гвардия укчы дивизиясе). Воронеж, Дала, 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943), Украинаны, Белоруссия, Польша, Чехословакияне азат итү сугышларында, Берлинга һөҗүм операциясендә (1945) катнаша.

Висла елгасы буенда Поценув авылы тирәсендә урнашкан Сандомир плацдармындагы дошман оборонасын өзгәндә батырлык күрсәтә: 1945 елның 12 гыйнварында һөҗүм сугышында расчёт белән бергә 3 станоклы пулеметны һәм кырыкка якын солдатны юк итә, Одер елгасын беренчеләрдән булып кичә һәм дошманның контрһөҗүмен кире кайтаруда катнаша.

1946 елдан запаста.

Сугыштан соң Нуриман районы Укарлы авылы, Нуриман районы советлары рәисе, 1954–1957 елларда КПССның Нуриман райкомы секретаре.

Бүләкләре

Ленин, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казан, 2000.

Славные сыны Башкирии. Уфа, 1965. Кн. 1.

Высоты мужества. Уфа, 1982.