Биографиясе

1913 елның 10 марты, хәзерге Кострома өлкәсенең Кологривск районы Вокшево авылы – 1976 елның 7 феврале, Казан.

ВЛКСМның Кологрив райкомында, аннан соң Казан авиация заводында эшли. 1937 елда Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң, Казанның 124 нче авиация заводында очыш-сынау станциясенең әйдәп баручы инженеры, башлыгы булып эшли. 1941 елдан Казанның 22 нче авиация заводында: очыш-сынау станциясе башлыгы, очучы-сынаучы (1944 елдан), инженер (1964 елдан).

Беренче серияле Ту-4, Ту-16, Ту-22, Пе-2 бомбардировщикларын очышта сыный. Герой исеме яңа авиация техникасын сынаганда күрсәткән батырлыгы өчен бирелә.

Бүләкләре

Ленин, ике Кызыл Йолдыз, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнә. СССРның атказанган очучы-сынаучысы (1961).

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казан, 2000.

Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1982. Книга 1.