Биографиясе

1922 елның 17 гыйнвары, Башкортстан АССРның Дуан районы Сальевка авылы – 2017 елның 18 гыйнвары, Лениногорск.

Бөек Ватан сугышында катнаша. 383 сугышчан очыш ясый.

Мәскәү нефть һәм газ сәнәгате институтын тәмамлый (1968). 1954–1980 елларда «Татнефть» җитештерү берләшмәсендә нефть һәм газ чыгару операторы, нефть промыселы инженеры, скважиналарны җир астында ремонтлау мастеры, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча өлкән инженер.

Бүләкләре

Ленин, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, 3 нче дәрәҗә Дан һ.б. орденнар, медальләр белән бүләкләнә.

Социалистик Хезмәт Герое исеменә нефть табу буенча 8 нче бишьеллык (1966–1970) планы йөкләмәләрен үтәүдә зур хезмәтләре һәм югары икътисади-техник күрсәткечләре өчен лаек була.

Әдәбият

Миролюбова И. Арестов Анатолий Васильевич // Герои Социалистического Труда Татарии (1938–1978 гг): Документальные очерки Казань, 1980. Кн. 1.

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой славы – наши земляки. Казань, 2003.