Биографиясе

1894 елның 15 (27) декабре, Новгород губернасы, Старо-Русский өязе – 1941 елның 24 августы.

Адмиралтейство суднолар төзү заводының техник мәктәбен тәмамлый (Санкт-Петербург, 1910). 1912–1914 елларда Мәскәүнең төрле предприятиеләрендә эшли.

1912 елдан РСДРП(б) әгъзасы, яшерен түгәрәкләр эшчәнлегендә актив катнаша. 1914 елның ноябрендә кулга алына, 1915 елның августында иреккә чыга.

1915–1916 елларда Мәскәүдә «Динамо» заводында эшли, революцион эшчәнлеге өчен берничә тапкыр кулга алына. 1916 елда Петроградта яшерен типографияләр җитәкчесе. 1916 елның ахырыннан 1917 елның февраленә кадәр төрмәдә утыра.

РСДРП(б)ның Петроград комитеты һәм Гельсингфорск оешмасы әгъзасы. 1917 елгы Апрель конференциясендә катнаша. 1917–1918 елларда Югары Халык комиссарлары советы президиумы әгъзасы, Петроградта ЧК рәисе.

1919–1920 елларда РКП(б)ның Казан губерна комитеты 1 нче секретаре, губернаның ЧК һәм Башкарма комитеты рәисе, Республика запас армиясенең Революцион хәрби советы (РВС) әгъзасы. 1921–1924 елларда ВЦСПС президиумы әгъзасы.

1925–1927 елларда ВКП(б)ның Урал һәм Ленинград өлкә комитетлары секретаре. 1928–1931 елларда СССРның почта һәм телеграф халык комиссары, 1931–1935 елларда Эшче-крәстиян инспекциясе халык комиссары урынбасары, 1935–1937 елларда СССР Халык комиссарлары советы рәисе урынбасары. РСФСР Бөтенсоюз үзәк башкарма комитеты, СССР Үзәк башкарма комитеты әгъзасы (1921–1937).

Репрессия корбаны.

Әдәбият

Андрианов Н. Антипов Н.К. // Борцы за счастье народное. Казань, 1967.