Биографиясе

1889 елның 5 сентябре, Казан – 1938 елның 3 ноябре, шунда ук.

Ф.Әмирханның энесе. 1906 елга кадәр «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем ала. Шәкертләрнең Казандагы сәяси-иҗтимагый «әл-Ислах» яшерен оешмасы җитәкчеләренең һәм шул исемдәге газета чыгаручыларның берсе. Бәйрутта Америка колледжын тәмамлый (1913).

1914 елдан Казанда укытучы булып эшли. 1916–1917 елларда рус армиясендә унтер-офицер дәрәҗәсендә хезмәт итә.

1918 елдан Казанда халык судьясы, 1919 елда Казан губерна башкарма комитетында азчылык милләтләр белән эшләү бүлеге мөдире, 1922–1923 елларда ТАССР өлкә мәхкәмәсе һәм трибуналы әгъзасы.

1924–1926 елларда Согуд Гарәбстанында СССР илчелеге секретаре. 1927–1935 елларда ТАССРның Юстиция халык комиссариаты коллегиясе һәм Югары мәхкәмәсе әгъзасы.

1937 елның 23 декабрендә кулга алына. Репрессияләр корбаны, атарга хөкем ителә. Үлгәннән соң аклана.

Фатих һәм Ибраһим Әмирхановлар. 1915

Казан. Г.Ибраһимов исем. ТӘһСИнең Язма һәм музыкаль мирас үзәге

Әдәбият

Сайдашева М. Амирханов И.З. // Борцы за счастье народное. Казань, 1988. Книга 3.

Книга жертв политических репрессий. Казань, 2000. Т.1.

Автор –Ф.Г.Кәлимуллина