Биографиясе

1948 елның 21 сентябрендә Лениногорск районы Сарабиккол авылында туган.

Казан химия-технология институтын тәмамлый (1971). 1971 елдан Чаллы шәһәрендә: 1974 елга кадәр «Камгэсэнергострой» җитештерү берләшмәсендә инженер, 1974–1975 елларда төзелеш идарәсенең ВЛКСМ комитеты секретаре, 1975–1976 елларда КПССның шәһәр комитеты инструкторы, 1976–1983 елларда КПССның Автозавод район комитетында оештыру бүлеге мөдире, 1983–1985 елларда секретаре, 1985–1987 елларда Халык депутатларының Автозавод район советы башкарма комитеты рәисе, 1987–1990 елларда КПССның шәһәр комитеты секретаре, 1990–1991 елларда Халык депутатларының шәһәр советы башкарма комитеты рәисе, 1991–1999 елларда шәһәр администрациясе башлыгы, бер үк вакытта Халык депутатларының шәһәр советы рәисе.

1999 еллардан Мәскәүдә яши. 1999–2001 елларда РФ авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары, 2001–2003 елларда РФ Федераль Җыенының Федерация Советында Татарстан Республикасы, 2005–2006 елларда Рязань өлкәсе вәкиле.

2003–2005 елларда РФ Федераль Җыенының Федерация Советы рәисе киңәшчесе, бер үк вакытта 2002–2006 елларда «Россия Тормыш партиясе» рәисе урынбасары.

1995–1999 елларда ТР халык депутаты.

Хезмәтләре Чаллы шәһәре социаль инфраструктурасына багышлана.

Хезмәтләре

Основные факторы развития социального потенциала молодого города в условиях становления рыночных отношений. СПб. – Наб. Челны, 1997.

Социально-экономические условия развития социального потенциала молодого города в условиях перехода к рынку. Наб. Челны, 1996.

Местное самоуправление и развитие социального потенциала молодого города. Наб. Челны, 1996.