Биографиясе

1914 елның 11 сентябре, Уфа губернасы, Эстәрлетамак өязе Корманай авылы – 2003 елның 13 августы, Казан.

Г.Х.Алпаров улы. Казан коммуналь төзелеш инженерлары институтын тәмамлаганнан соң (1936), Казан шәһәренең проектлау оешмаларында эшли.

Бөек Ватан сугышы елларында аэродромнар һәм юллар төзелешен проектлаштыруда катнаша. 1945 – 1951 елларда Хезмәт ияләре депутатларының Казан шәһәр советының архитектура-планлаштыру остаханәсендә төзүче-инженер. 1951 – 1964 елларда «Татпроект» конторасы җитәкчесе, 1964 – 1985 елларда «Татаргражданпроект» институты директоры, 1985 – 1992 елларда «Казгражданпроект» институтында юллар һәм корылмалар секторы җитәкчесе.

СССР Архитекторлар берлеге әгъзасы (1940).

Эшчәнлеге

Ү.Алпаров проектлары белән 1950 еллар ахыры – 1960 еллар башында Болак ярлары, Казан Кремле төзекләндерелә, Актаныш, Яңа Чишмә районнары үзәкләрендә, Чаллының көньяк-көнбатыш өлешендә корылмалар төзелә.

Ү.Алпаров җитәкчелегендә Казанда Үзәк стадион, Үзәк универмаг, Цирк, Яшьләр үзәге (1978), КПССның Татарстан өлкә комитеты бинасының төньяк блогы (1979 – 1981, Г.М.Пичуев белән берлектә), Казанның торак кварталлары һ.б. төзелеш проектлары эшләнә.

Бүләкләре

СССР Министрлар Советы бүләге лауреаты (1976). Хезмәт Кызыл Байрагы, ике «Почет билгесе», Халыклар Дуслыгы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.