Биографиясе

1912 елның 10 апреле, Казан губернасы, Тәтеш өязе Олы Карамалы авылы – 1979 елның 30 марты, Казан.

1932 елда Казан авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый, Казан авыл хуҗалыгы институтында укый.

1932–1935 елларда Актаныш һәм Олы Кариле (Кама Тамагы районы) МТСларында агроном, 1935–1938 елларда Кызыл Йолдыз районы җир эшләре бүлегендә баш агроном, 1938–1942 елларда орлык тикшерү лабораториясе директоры, 1942–1943 елларда ТАССР Җир эшләре халык комиссариатының сортлар буенча идарә башлыгы, 1943–1944 елларда Ютазы МТСында директор, 1944–1951 елларда ТАССР Авыл хуҗалыгы министрлыгының МТСлар буенча Төньяк-Көнчыгыш идарәсе башлыгы.

1951–1955 елларда ТАССР авыл хуҗалыгы министры урынбасары, 1955–1958 елларда Ямаш һәм Тәкәнеш районнары башкарма комитетлары рәисе.

1958–1968 елларда ТАССР ВДНХсының беренче директоры.

Республиканың авыл хуҗалыгына машина-трактор хезмәте күрсәтүне оештыруга, күксагыз җитештерүне (чын каучук алу өчен) оештыруга өлеш кертә.

ТАССР Югары Советының беренче дүрт чакырылышы депутаты (1938–1959), 1951–1959 елларда ТАССР Югары Советының авыл хуҗалыгы буенча даими комиссиясе рәисе.

Бүләкләре

«Почет билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.