- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (1943 елның 17 октябре), кече лейтенант (1945)
1913 елның 10 (23) гыйнвары, Казахстан Республикасы Урал өлкәсенең хәзерге Җангали районы Мухор поселогы – 1975 елның 24 апреле, Уральск шәһәре.
1930 елдан Уральскта заводта эшли.
1941 елның июленнән Кызыл Армиядә, сентябрьдән Бөек Ватан сугышы фронтларында. 60 нчы армиянең 75 нче гвардия укчылар дивизиясендә 231 нче гвардия укчылар полкы автоматчысы.
Воронеж, Үзәк, 1 нче һәм 4 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Харьков оборонасы операциясендә (1942), Курск сугышында (1943), Украина, Польша, Чехословакияне азат итү сугышларында катнаша. Днепрны кичкәндә батырлык күрсәтә.
Сугыштан соң Уральск өлкәсе кулланучылар берлегенең оештыру бүлеге җитәкчесе.
Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Батырлар китабы – Книга героев. Казань, 2000.
Герои Приуралья. Уральск, 1965.
Герои Советского Союза – казахстанцы. Алма-Ата, 1968. Кн. 1.
Ракипов Ш.З. Хранить вечно. Казань, 1980.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.