Биографиясе

1901 елның 6 августы, Сембер губернасы, Буа өязе Иске Шәйморза авылы – ?

1922–1924 елларда Кызыл Армиядә хезмәт итә. 1925–1931 елларда Владимир өлкәсенең Кольчугино шәһәрендәге төсле металл эшкәртү заводында кочегар. 1931–1934 елларда Ярославль шәһәрендә резин-асбест комбинатында мәдәни хезмәткәр.

1934–1952 елларда Буа шәһәрендә: 1934–1935 елларда КПССның Буа райкомында пропагандист, 1935–1938 елларда инструктор, 1938–1952 елларда 1 нче секретарь. 1952–1957 елларда КПССның Апас райкомында 1 нче секретарь.

ТАССР Югары Советы депутаты (1947–1959).

Бүләкләре

Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.